- җеназа
- Үлгән кешене, мәетне ислам дине кушканча күмү йоласы. Үлгән кешене кабергә алып бара торган кешеләр төркеме, мәетне озату процессиясе Миңлекәйнең җеназасы артыннан йөгерде. Үлем-җитем, кеше үлү җеназа-фәлән юк шикелле. ҖЕНАЗА АГАЧЫ (КАБЫГЫ) – Үлгән кешене күтәреп зиратка илтү өчен җайланма. ҖЕНАЗА НАМАЗЫ – Үлгән кешене күмәр алдыннан аның гөнаһын кичерүне алладан сорап укыла торган намаз. ҖЕНАЗА УКУ – Җеназа намазы уку
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.